Татарстан яшь инноваторларын Бөтенроссия фәнни-техник иҗат конкурсына чакыралар

 

 

 

Татарстан инноваторларын «ШУСТРИК» Бөтенроссия фәнни-техник иҗат конкурсында катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләрнең берсендә бирем буенча проект әзерләргә кирәк:
— Аэрокосмос;
— Энергияне саклау. Интеллектуаль энергия саклау технологияләре;
— Интеллектуаль транспорт системалары;
— Интеллектуаль робот техникасы системалары;
— Нейротехнология;
— Экология;
— Аддитив технологияләр;
— Композит технологияләр;
— Сәнгать һәм технологияләр;
— Фуднет.

Проектның презентациясен һәм гаризаны 22 мартка кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрү сорала: Innoshustrik@gmail.com. Хат темасы буенча ШУСТРИК, төбәк, шәһәр, катнашучы исем-фамилиясе, тема һәм биремнәр номерын күрсәтергә кирәк.

Тулырак белешмәләр http://shustrik.org/about-competition/position/сайтында.

«Конкурс Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә», — дип ачыклыйлар оештыручылар.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram