Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кар һәм көчле җилдә куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

 

 

 

 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә һәм берсекөнгә республикада һава торышы начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Актив төньяк атлантик циклон аркасында Татарстанда урыны белән күп кар яварга, күз күреме 500 метрга кадәр начараю белән буран, секундына 23 метрга кадәр җил, бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе халыкка буран һәм көчле җил булганда шумый торган уңайлы аяк киеме әзерләргә киңәш итә. Ашыкмыйча сак кына йөрергә, өслекнең тигез булмавын исәпкә алып, табанга тулаем басып атларга кирәк. Өлкәннәргә резина очлы таяк кулланырга киңәш ителә.

Көчле җил булганда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән читтәрәк булырга киңәш ителә. Зур агачлар янында тормагыз, шулай ук алар янында машина калдыру киңәш ителми.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдыру мәслихәт. Күз күреме начарайган очракта, җирлеккә ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Буранның һәм җилнең көчәюе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталырга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү мөһим.

Туктаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән артта калган автомобиль йөртүчеләрне кисәтеп торучы сигнал бирергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш торышында булырга тиеш.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram