Татарстанда сәнәгать җитештерүе арта

 

Татарстанда сәнәгать җитештерүе арта. 2018 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2,8 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведемство җитәкчесе Марат Әхмәтов хәбәр итте.

«2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның сәнәгать җитештерү күләме 2,8 трлн сум тәшкил итте. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Җитештерү динамикасы үсештә», — диде ул.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 36,4 млн тонна нефть чыгарылган. Ул 2017 ел белән чагыштырганда 0,7 млн тоннага күбрәк.

Сәнәгать производствосында нефть эшкәртү якынча 22 процент тәшкил итә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә