Казан үзәгендә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү сәбәпле хәрәкәт чикләнү озайтыла

Казан үзәгендә, «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү сәбәпле, транспорт хәрәкәтенә чикләү алты көнгә озайтылды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кремль урамы буенча Чернышевский урамыннан алып 1 Май мәйданына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт 14 февральдә 7.00 сәгатьтән 20 февральнең 00.00 сәгатенә кадәр ябылачак. Шул ук вакытта 1 Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр төшү юлы да ябык булачак.

Моннан тыш, Кремль урамыннан Батурин урамына кадәр Миславский урамы өлешендә хәрәкәт 17 февральдә 7.00 сәгатьтән 19 февральдә 00.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

«Шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәтен чикләү срокларын үзгәртү фильм төшерү графигына төзәтмәләр кертүгә бәйле», – дип хәбәр ителә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram