Су басу зонасына кергән торак пунктлар янында вертолет мәйданчыклары оештырылачак

 

 

Татарстанда язгы ташу чорында су басу зонасына кергән торак пунктлар янында вертолет мәйданчыклары оештырачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында хәбәр ителә.

«2019 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, халыкны, хуҗалык һәм торак объектларын, гидротехник корылмалар, юллар һәм күперләрне саклау максатыннан ТР Министрлар Кабинеты республика халкын ташу вакытында саклау буенча чаралар планын раслады», — диелә сайтта.

1 мартка кадәр су басу зонасына керүче торак пунктлар янында халыкка ярдәм итү өчен вертолет мәйданчыклары оештырылачак. Март уртасына кадәр халыкка хәбәр җиткерү системасының төзеклеген, гидротехник корылмаларны тикшерергә, су басу зонасына керүче торак пунктлар белән радиоэлемтә оештырырга һәм көйләргә кирәк.

Язгы ташу башланганчы һәм ташу чорында күперләр тикшереләчәк һәм ныгытылачак, шулай ук аларны торгызу өчен материаллар әзерләнәчәк. Бу чорда кечкенә елгаларда боз тыгылган очракта шартлату эшләрен оештыруны тәэмин итү, инженер системасы объектларына күзәтчелекне көчәйтү, сусаклагычларның эш режимын контрольдә тоту, су торбаларын һәм яңгыр канализацияләрен чүп-чардан арындыру таләп ителә.

Чараларның тулы исемлеге ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram