Быел татар теле буенча Халыкара олимпиадада ике япон егете катнашачак

 

 

Быел VII Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында япон милләтеннән булган ике егет катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә узган елгы Халыкара олимпиадада беренче урын яулаган Чихиро Тагучи сөйләде.

«Быел мин Бөекбритания вәкиле булып катнашам. Бюджет буенча, министрлык Япониядән бер кешене генә чакыра ала, ләкин мин, Япония вәкиле булмаганга күрә, Япониядән тагын бер кеше килә», — диде ул.

«Олимпиадада кабаттан катнашырга карар кылдым, чөнки күпләргә Казанда очрашырга вәгъдә иткән идем. Олимпиада — минем өчен татар телен өйрәнүне дәвам итәргә этәргеч улып тора», — ди Чихиро Тагучи.

Чихиро Тагучи, олимпиадага әзерләнү өчен, Лондондагы татарлар җәмгыятендә татарча сөйләшү клубына барып, татарча сөйләшүе турында искəртте.

«Олимпиадада узган ел танышкан дусларым белән тагын очрашырга, яңа татар дуслары белән танышырга өметләнәм», — дип сөйләде ул.

  • Быел татар теле һәм татар әдәбияты буенча Халыкара олимпиада 22-25 апрель көннәрендә Казанда узачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram