Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган кичәгә чакыру билетлары Камал театрында бирелә

 

 

Камал театры һәм Казан федераль университеты Казан халкын һәм кунакларын Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Чакыру билетларын театр кассасыннан алырга мөмкин. Бу хакта Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган чаралар уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясеннән соң хәбәр ителде.

Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль чара 12 февральдә Камал театрының зур залында үтә. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Режиссеры – Россиянең халык артисты Илдар Хәйруллин. Сәхнә бизәлеше – Сергей Скоморохов. Алып баручылар – Искәндәр Хәйруллин, Ришат Әхмәдуллин.

Әлеге кичә турында мәгълүмат бирергә килгән Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыячагын әйтте. Әмма бөтен әсәрләре дә, әлбәттә, сәхнәдән укылып өлгерә алмый. Шунлыктан Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыган аудиоларны үзенең социаль челтәрдәге битенә урнаштыруын әйтте.

Фәнис Җиһанша Әмирхан Еникиның 90 еллыгына үткәрелгән кичәдә катнашуын искә алды. “Ул бу хакта үзенең “Соңгы китап” әсәрендә язып та чыкты. Мин кичәдә аның “Кем җырлады?” дигән әсәрен укыган идем. аның әсәрләрендә сүз тәме ярылып ята. Бу әйбер бүгенге язучыларда югалып бара”,- диде артист.

“Без бу кичәне профессиональ югарылыкта уздырырга тиешбез”, — дип вәгъдә итте Фәнис Җиһанша.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram