Милли музейда Муса Җәлилнең туган көнендә “Моабит дәфтәрләре» халыкка чыгарылачак

 

 

15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь тарафыннан әсирлектә язылган үлемсез «Моабит дәфтәрләре”н халык алдына чыгару тантанасы узачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моабит дәфтәрләре” Берлинның “Моабит» төрмәсендә шагыйрь язган шигырь кулъязмалары булып тора. Дәфтәрләр музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе санала. “15 февральдә генә Казан халкы һәм кунакларына әлеге тарихи һәйкәлне күрү өчен уникаль мөмкинлек туа», – диделәр музейның матбугат хезмәтендә.

Быел “Моабит дәфтәрләре”н алып чыгу хокукы Тинчурин театрының әйдәп баручы актерына, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Тантана” республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискуновка бирелде.

Шул ук көнне «Җәлил укулары” I Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре башкаруында Муса Җәлил шигырьләре яңгыраячак.

Керү ирекле. Чара көн үзәгендә башлана.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram