«Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталы киңәйтеләчәк

 

 

Китапханә эшендә өстенлекле бурычларның берсе — «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталын үстерү. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтте.

Ул порталның гражданнарга тулы текстлы электрон басмаларны кереп карау мөмкинлеге, дәүләт һәм муниципаль китапханә фондлары турында мәгълүмат бирүен белдерде. Портал операторы ТР Милли китапханәсе. 2018 елда ресурска 271,8 мең тапкыр кергәннәр. Бүген порталда ТР Милли китапханәсеннән 6882 данә цифрлаштырылган кыйммәтле һәм сирәк китаплар тәкъдим ителгән.

Татарстанда 1514 китапханә, шул исәптән 4 республика (Милли китапханә, республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе) һәм 151 муниципаль китапханә бар.

2018 елда китапханәгә 15 млн 449,9 мең кеше килгән, 2017 елга караганда, үсеш 0,5 процент. Юлия Әдһәмова китапханәләрнең 86 проценты авыл җирлегендә булуын әйтте. «Шәһәрдә халык саны артуын күздә тотканда, шәһәр китапханәләре челтәрен киңәйтү һәм халыкны китапханә хезмәтләре белән колачлау бурычы тора», — диде.

Аның сүзләренчә, китапханәләрнең 87,5 проценты канәгатьләнерлек хәлдә. 186 китапханә, шул исәптән 24 балалар китапханәсе урнашкан биналар капиталь ремонтка мохтаҗ. Дүрт авыл китапханәсе авария хәлендә. Былтыр яңа биналарга 45 китапханә күченгән, шуларның 34е клуб учреждениеләренә.

Халыкка китапханә хезмәтләре (37,4 процент) күрсәтү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 46нчы, ИФО буенча 9нчы урында. Дәүләт һәм муниципаль китапханәләре фонды барлыгы 20,3 млн экземплярдан артык.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram