Алинә Заһитова дөнья чемпионатына бәйле планнары белән уртаклашты

 

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

  • Заһитова Минскида узган Европа чемпионатында, Россия спортчысы Софья Самодуровадан калышып, көмеш медаль яулады.

Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.

«Әлегә минем бернинди программалар да көтелми, әмма шөгыльләнүне дәвам итәм, тиздән дөнья чемпионатына әзерлек башланачак. Кәефем яхшы, барысын да булдыра алуымны һәм бөтенесен дә эшләячәгемне барыннан да элек үз-үземә раслап күрсәтәсем килә», — диде Заһитова Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Дөнья чемпионатында җиңүгә исәп тотасызмы дигән сорауга Алинә, «Әйе» дип, башын какты.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә