Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр

 

 

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр. ЮХИДИ илнең биш төбәгендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләрен уңышлы дип тапкан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Юл билгеләренең үлчәме 40х40 сантиметрга кадәр кечерәйтелгән. Аерым очракларда аны тагын да киметү (35х35) күздә тотыла. Юл билгеләренең яңа типлары милли һәм дәүләтара ГОСТлар проекты редакциясенә кертелгән, дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Әлеге идеяне Мәскәү Хөкүмәте күтәреп чыкты, эксперимент 2017 елда нәкъ менә биредә башланып китте. Мәскәү Юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә ачыклык кертүләренчә, юл билгеләрен алыштыру урамнарның тышкы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Кечерәйтелгән юл билгеләрен, юлда урын җитмәгән очракта, хәтта йортларга да урнаштырырга мөмкин. Өстәвенә, алар арзанрак та.

Мәскәүдә мондый юл билгеләре 140тан артык урамда куелган инде, быел алар тагын 37 урамда пәйда булачак. Соңрак әлеге эксперимент Санкт-Петербург шәһәре, Владимир, Калининград һәм Саратов өлкәләрендә үткәрелде.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram