Россия дәүләт китапханәсендә татар теле дәресләре биреләчәк

 

 

11-22 февраль көннәрендә Мәскәүдәге Россия дәүләт китапханәсендә “Татар теленә кереш” курсы эшләячәк. Бу хакта Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

 

Курска йөрүчеләр өчен көн саен 2 академик сәгать дәвамында барлыгы 10 лекция тәкъдим ителә. Лекцияләрне “Умарта” тел мәктәбе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укыячак.

Керү ˗ ирекле, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram