Венера Ганиева “Сандугач-Соловей” вокалистлар конкурсын уздыра

 

 

Казанда 23-24 февраль көннәрендә VI Халыкара “Сандугач-Соловей” вокалистлар конкурсы узачак. Аның инициаторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева. Бу хакта “Татар-информ”га ул үзе сөйләде.

“Конкурста Россия һәм чит ил вокалистлары катнаша алачак. Ул төрле номинацияләргә һәм яшь категорияләренә карап билгеләнә. Хәтта 50 яшьтән өлкән кеше дә үзен сынап карый ала. Гран-при иясенә Мәдәният институтында минем кафедрада укыр өчен бюджет урыны булачак”, — диде ул.

“Конкурсның максаты – сәләтле һәм иҗади яшьләрне барлау, аларны үстерүгә мохит булдыру, осталыкны камилләштерү. Коллективлар бер-берсе белән тәҗрибәләрен уртаклаша алачак һәм алга таба да элемтәдә торачак дип уйлыйм”, — диде Венера Ганиева.

Конкурста түбәндәге номинацияләрдә катнашырга мөмкин: академик вокал, халыкчан башкару, эстрада, остаз һәм укучы, концертмейстерлык осталыгы. Яшь категорияләре: алты яшькә кадәр, җиде – тугыз, ун – унике, унөч – унбиш, уналты – унсигез, унтугыз – егерме өч, егерме дүрт һәм өлкәнрәк яшьләр.

  • Конкурсның оештыручылары – Татарстанның Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Казан дәүләт мәдәният институты.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram