2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзелә башлаячак

 

 

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзи башлаячаклар. Шәһәр мэриясе инвесторлар сайларга керешкән. Яңа объект Чулпан проспектында төзелеп бетмәгән Спорт сарае җимерекләре урынында төзеләчәк. Бу турыда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»га биргән интервьюсындаәйтте.

«Быел инвесторны сайлап алырбыз дип уйлыйм һәм 2020 ел ахырында аквапарк төзелеше башланачак. Үз акчаларына аквапарк төзергә теләүче инвесторлар бар», — диде Наил Мәһдиев.

Шулай ук мэр Чулман проспектында Көрәш сарае һәм ясалма бозлы объектлар төзелеше планлаштырылуын әйтте.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram