Казанда ясалган Ту-160М самолеты 2021 елда хәрбиләргә тапшырылачак
Казан авиация заводында модернизацияләнгән Ту-160М самолетларын 2021 елда хәрби гаскәрләргә тапшырачаклар. Казанда эш сәфәре вакытында Россия оборона министры Сергей Шойгу шулай дип әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
«Ту-160ны яңача җитештерү эшләре график буенча бара. Дөньяда тиңе булмаган беренче серияле машина 2021 елда гаскәрләргә тапшырылачак», — дип министр сүзләрен китерә агентлык.
Аның сүзләренчә, «Татарстан предприятиеләре кораллы көчләр мәнфәгатьләрендә дистәләгән дәүләт контрактларын гамәлгә ашыра».
2018 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Ту-160М модернизацияләнгән самолетның очышын күзәтте.
Ул вакытта «Туполев» ААҖ белән Россия Федерациясе Оборона министрлыгы 10 самолетка контракт имзалаган иде.
Чыганак:Татар-информ