Быел федераль трассаларда газ тутыру станцияләре челтәре киңәйтеләчәк

 

 

Быел федераль трассаларда газ тутыру станцияләре челтәрен киңәйтү күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖнең Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин әйтте.

“Бүген автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләренең иң зур челтәре Татарстанда. 2018 елда 35 млн сумнан артык эш башкарылган. Быел республикада тагын унлап шундый станция төзелеше ниятләнә”, — диде Булат Газизуллин.

Аның әйтүенчә, федераль трассаларда да станцияләр челтәрен киңәйтү ниятләнә. “2019 елдан М-5, М-7 трассаларында шундый станцияләр челтәрен төзү стратегиясе гамәлгә ашырылачак. Бу магистраль перевозкалар өчен уңайлы булачак”, — дип белдерде Булат Газизуллин.

Аның сүзләренчә, сентябрьдә Әлмәттә газ тутыру станциясе төзелеше буенча проектлау эшләре тәмамланган, экспертиза үткәрелгән. Зәй районында проект эшләре башлана, станцияләр челтәрендә кайбер реконструкция эшләре планлаштырыла.

Булат Газизуллин халыкны газга күчүен стимуллаштыручы программалар белән www.gazprom-gmt.ru сайтында танышырга булуын әйтте. “Табигый газ куллануда без төбәк лидер булырбыз дип ышанабыз”, — диде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

Please enter an Access Token on the Instagram Feed plugin Settings page.


Без социаль челтәрләрдә

Instagram