Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты

 

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан Волгоград шәһәренә очкычлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак. “Очу вакыты маршрут буенча бер сәгать ярым”, — диелә министрлык хәбәрендә.

Калининград-Казан-Волгоград рейсы чәршәмбе, ә Волгоград-Казан-Калининград маршруты буенча рейс шимбә көннәрендә башкарылачак. Татарстан башкаласындагы тукталышны исәпкә алып, юлдагы вакыт биш сәгатьтән артык булачак.

Пассажирларны 50 урынлы CRJ-200 һава судносында йөртәчәкләр.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram