Мәскәү педагогия дәүләт университетында татар студентлары якташлыгы булдырылачак

 

 

 

 

 

Мәскәү педагогия дәүләт университетында татар студентлары якташлыгы булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га якташлыкны булдыру инициаторы Адилә Зәбирова хәбәр итте.

«Мәскәү педагогия дәүләт университетның ректоры Алексей Лубков белән филология бүлеге деканы Елена Чернышова татар студентлары якташлыгын булдырырга рөхсәт бирде», — диде Адилә Зәбирова.

Якташлыкны булдыру инициаторы сүзләренчә, хәзерге вакытта МПГУда белем алучы татар студентларының исемлеген туплау һәм якташлыкның нигезләмәсен булдыру буенча эшләр алып барыла. «Туган тел көненә багышланган бәйрәмдә без университетыбызда белем алучыларны милли ризыкларыбыз белән таныштырачакбыз, иҗади номерлар күрсәтәчәкбез», — диде ул.

Адилә Зәбирова әйтүенчә, татар студентлары якташлыгы төрле интеллектуаль, иҗади чараларда катнаша торган булачак. «Шулай ук без һәр шимбә саен тарих, әдбият, мәдәният белән бәйле темаларга лекцияләр уздырырга, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырырга планлаштырабыз», — диде ул.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram