Креатив чаналар фестивалендә катнашучылар саны елдан-ел арта

 

Быел Мамадыш районында уза торган «SUNNYФЕСТ» фестивалендә катнашу өчен республиканың 25 районыннан, шулай ук илнең ике төбәгеннән 37 команда килгән иде. Беренче елда 17 команда катнашкан булган.

«Моны мин уйлап таптым. Беренче елда 17 команда иде. Болай булыр дип без көтмәгән дә идек, ә быел – 37. Хәзер без барлык чаналарны да ничек шудыртып өлгертергә икән дип уйлыйбыз, чөнки һава торышы шактый салкын», — диде фестивальне оештыручы Әгъләмов Айнур.

Гадәти булмаган чаналарны карау һәм чарада катнашу, «дефиле»не карау өчен республиканың төрле почмакларыннан 6 мең тамашачы килгән иде.

Оештыручы билгеләп үткәнчә, бәйрәмне катнашучылар үзләре оештыра, ә оештыручылар мәйданчыкны гына тәкъдим итә.

Быел фестиваль Бөтенроссия статусына ия булды һәм рекордлы тамашачы һәм катнашучы җыйды. Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Россия Федерациясе бобслей һәм скелетон президенты Александр Зубков чараның йолдызлы кунагы булды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram