Мәскәүдә Татар театраль студия ачылачак

 

 

8 февральдә Мәскәүдә «Хәят» Татар театраль студиясе эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информга» студияның Арт-директоры Динара Корбанова хәбәр итте.

«Безнең максатыбыз — Мәскәүдә татар театрын булдырып, телебезне саклап калуга үз өлешебезне кертү һәм студиябезгә килүчеләргә иҗади максатларына ирешергә ярдәм итү», — дип әйтте Динара Корбанова.

Студиянең директоры сүзләренчә, дәресләр актёрлык осталыгы, сәхнә хәрәкәтләре нигезләре, ораторлык осталыгы һәм тавышны дөрес кую юнәлеше буенча уздырылачак. «Программага кертелгән дәресләрнең һәрберсе 2,5 сәгать барачак», — диде Динара Курбанова.

«Студиядә актёр, режиссёр, педагог, ГИТИСны тәмамлаучы Айнур Сафиуллин белән алып баручы, шоумен, актёр, КВНның Мәскәү татар лигасы директоры Динар Сәләхов укытачак», — диде Динара Корбанова.

Дәреслар Мәскәү, Кече Кисловский урамы, 6/5 йорт адресы буенча сәгать 19:00дан алып 21:30га кадәр уза торган булачак.

 

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә