“Алтын тавышка — алтын “Акчарлак” бәйгесендә төп бүләкне 79 яшьлек Рубис Зарипов алды

 

“Алтын тавышка — алтын “Акчарлак” бәйгесенең Гран-приена 79 яшьлек Рубис Зарипов лаек булды. Аңа «Алтын акчарлак» сынын бүләк иттеләр. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге бәйге нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин җиңүченең шәхесе турында да сөйләде.

Рубис Зарипов Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның Казан концертында җырлау мөмкинлегенә ия булды.

Габделфәт Сафин төрмәдә җитәкче булып эшләгән Рубис Зариповның тоткыннар өчен гармунда уйнаганын әйтте. “Рубис Зарипов гомере буе гармунын төрмәдәге радиога ялгап, шуның аркылы, төрмәдә утыручылар өчен уйнап җырлаган”, — диде ул.

Җырчы Рубис Зариповны бик кызыклы шәхес дип саный. “Ул бик күп шигырләр язган, кырыклап китап бастырган, Рубис — искиткеч шәхес”, — ди ул.

Габделфәт Сафин фикеренчә, андый җырчы Татарстанда бүтән юк.

  • “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” – “Акчарлак нәшрият йорты оештырган җыр бәйгесе. Аның беренчесе 2015 елда узды. Быел ул икенче тапкыр зуррак масштабта үткәрелде.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә