Бүген хезмәттәшебез Алсу Валиеваның туган көне!

 

Бүген хезмәттәшебез Алсу Валиеваның туган көне!

Алсу! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйбыз!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа,хезмәттәшләреңә җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр сиңа!

***

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,
һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

Please enter an Access Token on the Instagram Feed plugin Settings page.


Без социаль челтәрләрдә

Instagram