Габделфәт Сафин җырчы булу өчен уку мәҗбүри түгел дигән фикердә

 

 

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендәәйтте.

“Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. Минем күңелемә хас нәрсә түгел бу. Тукайны уятып: “Тукай, давай, тор. Монда шагыйрьләр академиясе ачылды. Син әле 300 генә шигырь язып киттең. Шунда укып чыксаң, гений буласың!” дисәләр. Ни үзгәрә? Андый шагыйрьләр институты юк бит. Кем шагыйрьгә укый – берәү дә. Художникка укытмыйлар. Бакый Урманче булу өчен дә укытмыйлар.

Операга кирәк укырга – кирәк. Төрле инструментларда уйнау өчен музыкантларга кирәк. Җырчыга уку – минем өчен — чит, ни әйтергә дә белмим мин”, — диде җырчы.

Габделфәт Сафин фикеренчә, җырга сәләт кешегә җан иңгәч тә билгеле була.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә