Бөре татары Альбина Нәфикова үзенең күргәзмәсендә борынгы станокта тукырга өйрәтәчәк

 

 

 

Башкортстанның Бөре шәһәрендә, узган гасыр урталарындагы татар көнкүрешен чагылдырган этно-күргәзмә оештырылачак. Бу чараның максаты: татар халкынын үткәне белән таныштыру, шул чорның гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү.Күргәзмә 16 февральдә Бөре шәһәре музеенда узачак.

Бөре шәһәре музее каршында дүрт ел элек оешкан “Ефәк юлы” туку үзәге җитәкчесе Роза Гарифуллина сөйләгәнчә, бер ватык станоктан башланган үзәктә хәзер уннарча төзәтелгән һәм яңа станоклар бар. Тукучылары да шактый җыелган. Алар үзләре эшләгән тукымалар, келәмнәр, яулык-шәлләре белән төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнаша.

Тукай авылыннан Альбина Нәфыйкова – яңа туку үзәгенең үзенчәлекле остасы. Аның тукыган, бәйләгән, камыштан үргән, тал чыбыгыннан ясаган әйберләре бик күп. Шуның өстенә, ул халык җырларын һәм биюләрен дә оста башкара. Шәхси музеенда бик күп материаллар туплаган. Шуңа күрә, татар көнкүреше күргәзмәсен оештыруны Роза Гарифуллина аңа тапшыра.

Бөре музее бинасында узачак күргәзмәдә Альбинаның барлык кул эшләнмәләрен күреп булачак. Шул ук вакытта, килүчеләр аның ничек шәл бәйләвен, яисә кәрзин үрүен дә үз күзләре белән күрәчәк. Өстәвенә, станокларда тукып карарга, башка эрләү-бәйләү әсбаплары белән танышырга, кулга тотып эшләп карарга мөмкин булачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram