Алексей Песошин Чаллыда төрек рецептлары буенча сөт продуктлары чыгаруны хуплады

 

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә оригиналь төрек рецептлары буенча сөт продукциясе чыгару буенча җитештерү проектын хуплады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә «Атасанжак Милк» ҖЧҖ сөт продукциясе җитештерү проекты каралды. Проект оригиналь төрек рецептлары — әйрән, табигый йогурт, сыр, атланмай буенча сөт продуктлары җитештерүне оештыруны күздә тота, диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта торбаүткәргечләрне тоташтыру өчен йөк машиналарына запас частьләр һәм сильфон компенсаторлар чыгару проектларын да карадылар.

Заседание Комиссии по рассмотрению заявок на заключение соглашения об осуществлении деятельности на территории опережающего социально-экономического развития "Набережные Челны". Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин

Утырыш барышында инвесторлар шулай ук товар бетоны, җылылык изоляцияләү цилиндрлары һәм премиум-класс тротуар плитәләре җитештерү буенча проектларны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Алексей Песошин комиссия утырышы протоколын әзерләргә һәм раслауга тапшырырга кушты. Татарстан Икътисад министрлыгына, алдан социаль -икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрына кирәкле язмалар кертү өчен, Россия Икътисади үсеш министрлыгына утырыш материалларын җибәрү йөкләнде, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыганак: Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram