«Манзара» премиясендә уйнатылган машина үз иясен тапты

 

 

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә тамашачылар арасында уйнатылган Lada Granta машинасы Балтач районына китте.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә сатып алынган билетлар буенча уйнатылган машина Балтачтан Салават Әсхәдуллинга эләкте.

Машина отучыны җирәбә ярдәмендә ачыкладылар. Аны бу елны абсолют батыр калган Муса Галләмов билетлар салынган тартмадан очраклы рәвештә бер билетны тартып алып, билгеләде.

«Әле ышанмыйм. Бер могҗиза булды бу. Андый нәрсә уйламыйча, бернигә өметләнмичә, көрәш карарга дип килгән идем. Билетны да сайлап алмадым. Шулай туры килгән инде», — ди Салават.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram