Казанда татар музыкасы башкарыла торган яңа фестиваль барлыкка киләчәк

 

 

 

Казанда тагын татар музыкасы фестивале барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Мирас» фестиваленең беренче концерты башланыр алдыннан ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтте.

“Казанда тагын бер татар музыкасы фестивале булачак. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Татарстан композиторлар берлегенең фестиваль оештыру инициативасын хуплады. Ул беренче тапкыр быел көзгә үткәреләчәк, алга таба ел саен булачак”, — диде Рәшит Кәлимуллин. Әлегә фестивальнең исеме хәл ителмәгән.

“Фестивальдә Казан оркестрлары – “La Primavera”, “Яңа музыка”, “Казан нуры”, “Джаз фантазия” татар композиторлары әсәрләрен башкарачак”, — ди Рәшит Кәлимуллин.

  • «Мирас» фестивале – әлегә республикада татар музыкасы башкарыла торган бердәнбер фестиваль. Аны Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры уздыра. Фестиваль оркестрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Александр Сладковский инициативасы белән уза. Арт-директоры — музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram