Татарстан Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады

 

 

Татарстан Республикасы Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рейтинг нәтиҗәләре X Гайдар форумы кысаларында игълан ителде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Россиянең инновацион регионнары рейтингы 29 индикатор буенча төзелә. Өч төп блок — фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацион эшчәнлек һәм инновацион эшчәнлек өчен икътисадый шартлар.

2016 елда рейтингның яңа тематик блогы эшләнде — «Регионның инновацион активлыгы». Ул, аерым алганда, регион җитәкчелегенең инновацион чаралар оештыруда активлыгын, инновацион инфраструктура объектлары булдыруны бәяли.

Быел рейтинг лидерлары — Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram