Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле «Туганлык» фестивалендә катнашачак

 

 

Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?» спектакле Башкортстанда үтүче «Туганлык» төрки телле театрлар фестивалендә катнашачак. Фестивальнең программасы “Театр” журналында басылып чыккан.

Яшь режиссер Айдар Җаббаров “Тормышмы бу?” спектакле алты номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

Фестиваль программасында Гафури исемендәге Башкорт драма театрының “Алтын битлек” номинанты булган “Зөләйха күзләрен ача” спектакле дә бар. Гүзәл Яхинаның данлыклы романы буенча бу спектакльне режиссер Айрат Әбушахманов сәхнәләштергән иде.

  • Фестиваль Уфада 23 — 30 май көннәрендә үтә. Гаризалар декабрь аена кадәр кабул ителгән. Театр фестивалендә Башкортстан, Татарстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Тыва, Кырым һәм Гагаузия театрлары катнашачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram