Мәгариф министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турында аңлатма бирде

 

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4,3 процентка арту турында аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлыкта аңлатуларынча, ата-ана түләүләре мәктәпкәчә оешманың төренә, бакчаның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. 10,5 сәгатьлек режимда эшли торган гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен ата-аналарның түләүләре 3 251 сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштыргана, быел ул 134 сумга арткан.

“Ата-ана түләүләре әлеге оешмаларның чыгымнары үсүе, шул исәптән, азык-төлек, көнкүреш-хуҗалык товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең хезмәт хаклары артуга бәйле”, — диелгән ведомство хәбәрендә.

Шул ук вакытта ведомствода, баланың ата-анасы өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклануын әйттеләр. Аерым алганда, беренче балага – уртача түләүләрнең 20 проценты күләмендә компенсация алырга ярый. Икенче балага – 50 процент, өченче һәм калган балаларга – 70 процент күләмендә.

Муниципаль дәрәҗәдәге компенсация ата-ананың кеременә бәйле. Аны бер кешегә айлык керем 20 мең сумнан азрак булган гаиләләр алырга хокуклы. Республикада күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган: алар билгеләнгән түләүләрнең 50 процентын гына түли.

Моннан тыш, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар балалар бакчаларына бушлай йөри.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram