Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

 

 

13-14 апрельдә Чиләбе шәһәрендә татар һәм башкорт җырларын башкаручылар арасында “Салават күпере” VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр бәйгесе узачак. Бәйгегә гаризалар кабул ителә башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс милли музыкаль традицияләрне пропагандалау һәм үстерү, татар һәм башкорт җырларын популярлаштыру, яшь башкаручыларның мөмкинлекәрен арттыру, төрле милләт балалары арасында иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырыла.

Балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, урта һәм махсус сәнгать һәм мәдәният уку йортларында уен кораллары һәм вокал бүлелкәрендә укучылар бәйгедә катнашырга чакырыла.

Конкурс уен кораллары, вокал номинацияләрендә уза.

Документларны 2019 елның 31 мартына кадәр konkurs-tbm@mail.ru электрон яки 454000 Чиләбе шәһәре, Киров урамы, 139 «А» адресларына җибәрергә кирәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram