Җитештерүче йомырканы тартмага тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргән

 

 

Удмуртиянең «Вараксино» кошчылык фабрикасында йомырканы тартмага, гадәткә кергәнчә, унны түгел, ә тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргәннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Twitter социаль челтәрендә әлеге уңайдан дөнья күргән фото җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан. Челтәрдән файдаланучылар кызып-кызып шушы яңалык хакында фикер алыша: яңа тартма кемгәдер ошаса, икенчеләре көлә генә.

«Вараксино»» кошчылык фабрикасында исә моны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кулланылган маркетинг алымы дип аңлатканнар.

«Моннан тыш, без йомырканы классик тартмаларда да (ун һәм егерме данә) сатуга чыгарабыз», — дигән кошчылык фабрикасы вәкиле РИА Новости агентлыгына.

 

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram