Ваһапов фонды ун елга “Дуслык күпере” товар билгесен рәсмиләштерде

 

 

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондына “Дуслык күпере” товар билгесенә ия булу турында рәсми таныклык тапшырылды. Бу мәгълүматны фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов раслады. “Шушы көннәрдә “Дуслык күпере” дигән товар билгесен рәсми төстә теркәдек”, — диде ул.

“Узган ел “Дуслык күпере” фестивале шаулап үткәч, бу исемне һәм хәтта безнең логотипны файдаланып төрле чаралар үткәрүчеләр табылды. Бездә шулай бит инде: әзергә-бәзерне яраталар, — дип аңлатып үтте Рифат Фәттахов. — Андый “левый” концертларга безнең бернинди катнашыбыз юк”.

“Кем белә бит, бәлки, татар шоу-бизнесы да кайчан да булса цивилизацияле юлдан бер китәр әле…” – дигән теләген белдерде продюсер.

Товар исеме 10 елга теркәлгән. Регистрация срогы 2028 елда чыга.

  • Быел “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале апрель аенда Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram