Быел Татарстан авылларында яшәүче 50 мең кеше пенсиягә өстәмә акча алачак

 

Авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булган һәм авылда яшәүче татарстанлылар пенсияләренә 25 процентлы өстәмә акча алачак. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсындашул хакта хәбәр итте.

«Әлеге категориягә кергән гражданнарның пенсиясе (аларга картлык һәм I, II төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар керә) фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты күләмендә, ягъни 1 мең 333 сумга артачак. III төркем инвалид-пенсионерлар 667 сум алачак», — дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.

Әлеге өстәмә акчаны алу өчен кешенең авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булырга, ул эшләмәскә һәм авыл җирендә яшәргә тиеш, дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда әлеге шартларның барысы да үтәлгән 50 меңгә якын кеше бар.

«Моның өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясаячак. Әгәр кешенең авыл җирендә эшләү турында өстәмә документлары бар икән, ул аларны пенсия алу урыны буенча Пенсия фондының территориаль идарәсенә китерә ала», — диде Эдуард Вафин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram