Казан 2018 елда Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде

 

 

 

Казан 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде. Tvil.ru сервис шундый тикшеренү үткәргән.

Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда туристлар Казанда торак арендалау өчен өч кешедән торган гаиләгә тәүлегенә — 3 мең 14 сум, ягъни бер кешегә якынча 1 мең сум акча сарыф иткән.

Беренче һәм икенче баскычларда Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре урнашкан. Туристлар арасында иң популяр шәһәрләр унлыгына шулай ук Краснодар, Петрозаводск, Ростов-Дон, Екатеринбург, Воронеж, Түбән Новгород һәм Тула кергән.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram