«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перуга килде

 

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перу башкаласына килде. Иртәгә экипаж алдында административ һәм техник тикшерү процедуралары узу бурычы тора. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына команданың матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин хәбәр итте.

«КАМАЗ-мастер»ның икенче төркеме Лимага 3 гыйнварда килде, хәзер бөтен команда җыелып бетте һәм стартка әзерләнә. Бүген техниканы әзерләү белән шөгыльләнәбез. Иртәгә, 5 гыйнварда, административ һәм техник тикшерү процедуралары була», — диде Эрик Хәйруллин. Аның сүзләренчә, команданың техникасын Лимага алдан ук китергәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Дакар-2019» раллиенда команданың дүрт экипажы катнаша.

  • Марафон 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт ала, озынлыгы 5 мең километр тәшкил итә. Ралли 10 этаптан соң, шулай ук Лимада төгәлләнә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram