«КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар» раллиенда дүрт яңа спорт йөк машинасын сынарга әзерләнә

 

 

«КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары «Дакар-2019» раллиенда дүрт яңа спорт йөк машинасын сынарга әзерләнә. Бу хакта Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда «КАМАЗ-Мастер»ның дүрт экипажы чыгыш ясаячак. Ике йөк машинасына алты цилиндрлы двигательләр һәм автомат тапшыру тартмалары куелган. «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин әйтүенчә, Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев экипажлары автомат трансмиссияле машиналарда ярышачак.

Техниканы яңарту ярышлардагы яңа кагыйдәләр белән бәйле – йөк машиналары зачетында моторларның максималь күләменә 13 литрга кадәр чикләү кертелә.

«Дакар» маршруты Перу территориясендә узачак, ярышлар 6-17 гыйнвар көннәрендә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, трассаның 70 процентын комлы урыннар тәшкил итә.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram