Магнитогорскида көнкүреш газы шартлаган
Магнитогорскида торак йорт подъездында газ шартлау нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
«Җирле вакыт белән 13.00 сәгатькә йортта (подъездда) 111 кеше теркәлгән, тагын 9 кеше фатир алып торган. 52 кешенең язмышы билгеле. Шуларның дүртесе һәлак булган, 16сы (шул исәптән, җиде бала) эвакуацияләнгән. Дүрт кеше (шул исәптән, ике бала) хастаханәгә озатылган. Тагын 28 кеше штаб белән элемтәгә кергән», — дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.
Шул рәвешле, тагын 68 кешенең язмышы әлегә билгесез булып кала.
Моңа кадәр шартлау нәтиҗәсендә өч кешенең һәлак булуы, дүртесенең хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр ителгән иде.
Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, диелә хәбәрдә.
Чыганак:Татар-информ