Яңа ел каникулыннан соң ОСАГО полисы өчен яңа тариф гамәлгә керә

 

 

ОСАГО полисының яңа тарифлары 2019 елның 9 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Россия Юстиция министрлыгы Үзәк банкның тиешле күрсәтмәсен теркәде. Ул рәсми төстә басылып чыкканнан соң, 10 көн узгач үз көчен керә. Күрсәтмә 2018 елның 29 декабрендә басылды.

“Татар-информ” элек хәбәр иткәнчә, ноябрь ахырында Россия Банкы директорлар советы ОСАГО буенча иминият тарифларының база ставкалары һәм коэффициентлары коридорын 20 процентка киңәйтүне раслады.

Хәзер ул 3432 – 4118 сум булса, регуляторның яңа кагыйдәләре буенча 2746 – 4942 сумны тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, регулятор детальле градация белән яшь-стаж (КВС) коэффициентының сыгылмалы системасын кертте. Тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен коэффициент киметеләчәк, яшьләр һәм тәҗрибәсезләр өчен – югары була. Нәтиҗәдә полис бәясен һәркем өчен аерым билгеләнә.

Үзәк банк фаразлары буенча, тарифларны либеральләштергәннән соң, ОСАГО полисының бәясе 1,5 проценттан да күбрәккә артмаячак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә