2018 елда ихтыяҗ зур булган белгечләр исемлеге билгеле

 

 

 

 

2018 елда иң күп таләп ителгән һөнәрләр исемлегендә сатучылар, эшче һөнәр вәкилләре һәм IT-өлкә хезмәткәрләре бар. Бу хакта HeadHunter сервисы тикшеренүләренә сылтама белән “Российская газета” яза.

Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләрнең өчтән бере сәүдә өлкәсенә  туры килгән. Хезмәт күрсәтү өлкәсен дә кертеп, эшче һөнәрләр белән бәйле тәкъдимнәр саны 13 процентка арткан. Әлеге категория  буенча ихтыяҗ икенче урынга чыккан.

Шул ук вакытта айтишниклар өченче баскычка төшкән. Әлеге өлкәдәге күп кенә вакансияләр квалификациясе җитәрлек булмаган белгечләр аркасында ачык тора.

Хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бәйле вакансияләр саны үсеше зур шәһәрләрдә халык саны арту белән бәйле. 2018 елда банк һәм иминият оешмалары белгечләренә сорау кимегән.

Бер ел эчендә эш эзләү буенча көндәшлек кимегән. Бер вакансиягә туры килүче резюмелар саны хәзер 5,7гә тигез. 2017 елның декабрендә исә 6,4 булган. Иң югары күрсәткеч 2015 елда (6,9) теркәлгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram