“Түбәтәй” татар тиз туклану челтәре Бауман урамында беренче ике катлы ресторан ача

 

 

 

2 гыйнварда техник режимда “Түбәтәй” тиз туклану челтәренең икенче рестораны ачыла. Яңа ресторан Бауман урамында урнашкан. Кунакларны уңайлы утыру урыннары, яңа балалар зоналары, туристлар өчен зона, яңартылган меню көтә. Бу хакта “Түбәтәй” челтәрендә хәбәр иттеләр.

“Бауман урамындагы безнең ресторан яңа дәрәҗәдә булачак, беренче чиратта аш-су бүлмәсе камилләштерелә. Ә иң мөһиме без яңа меню әзерлибез!”, — дип сөйләде “Түбәтәй” татар тиз туклану челтәрен үстерү буенча директор Руслан Гыйльметдинов.

Меню ассортименты уникаль десертлар, яңа эчлекле кыстыбургерлар, яңа ашлар һәм салатлар белән тулыланачак. Моннан тыш, технологлар командасы яңа продукт әзерлиләр.

Киләсе елда компания кварталга бер ресторан ачарга өметләнә. 2019 елның икенче ярты елында “Түбәтәй” башка төбәкләр базарына чыгарга планлаштыра.

Яңа ресторан мәйданы 360 кв. метр били. Якынча исәпләүләр буенча бинага 16 млн сум чамасы инвестиция кертелгән.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә