Рафис Борһанов Татарстан Президенты исеменнән Казан студентының хыялын чынга ашырды

Мәгариф һәм фән министры 27 декабрьдә Мәскәүдә волонтерлыкны үстерү буенча Дәүләт Советы утырышы узуын, анда Татарстан Президентының да катнашуын искәртте. Шул ук көнне утырыш кысаларында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узган.

Кремльдә волонтерлар советы утырышында катнашучыларга россиялеләрнең открыткаларга язылган теләкләрен чынга ашырырга тәкъдим иткәннәр. Фойеда урнаштырылган чыршыларны уенчыклар һәм открыткалар белән бизәгәннәр.

«Әлеге акциянең максаты – социаль якланмаган гражданнарның теләкләрен үтәү, — диде Рафис Борһанов. — Ил һәм төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Рөстәм Нургалиев та әлеге открыткаларны җыеп алды. Полина Щербичның открыткасы нәкъ менә безнең Президентка эләкте».

17 яшьлек Полина Казан төзелеш көллиятенең икенче курсында укый. Кыз 6 гыйнварда Мәскәүдә узачак Кремль чыршысында катнашырга хыяллана.

Һәм менә аның хыялы чынга ашты. Мәскәүгә бер көнлек сәяхәт барышында Полина Президент чыршысын да күрәчәк, Россия башкаласының истәлекле урыннары белән дә танышачак.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә