Чаллыда 12,5 миллион сумлык уникаль хоккей мәйданчыгы ачылды

 

 

 

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче интернат-лицей территориясендә хоккей мәйданчыгы ачылды. Бу хакта Автокаланың рәсми порталында хәбәр ителә.

1800 квадрат метр мәйданны биләгән уникаль хоккей мәйданчыгы «Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше» республика программасы ярдәмендә сафка баскан.

Ясалма өслекле мәйданчыкта балалар җәен дә баскетбол, волейбол һәм футбол уйный алачак. Территориядә шулай ук 150 урынлы трибуналар һәм җылытыла торган ике чишенү бүлмәсе бар.

Спорт объектын төзүгә республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Чишенү бүлмәсендә ремонт ясау һәм җиһазлар сатып алу өчен шәһәр казнасыннан тагын 2,5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев искәрткәнчә, бу 2019 елга яхшы бүләк һәм аннан тулысынча файдаланырга кирәк.

Хоккей мәйданчыгында Спортның кышкы төрләре фестивале кысаларында тәүге ярышлар үткәрелгән инде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә