Хезмәттәшебез Алмаз Хаертдиновның  туган көне!

Бүген «Күңел» радиосының иң «яшь» алып баручысы Алмаз Хаертдиновның @almazzzey туган көне!

Алмаз, сине бөтен коллективыбыз исеменнән туган көнең белән котлыйбыз! Һәрвакыт шундый күңелле, акыллы, креатив егет булып кал! Корычтай ныклы сәламәтлек телибез, бәхетле бул!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

 

Котлы булсын  туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram