Республика мәктәпләре полицияне ашыгыч чакырту төймәләре белән җиһазланачак

 

Республика мәктәпләрен полицияне ашыгыч төстә чакырту төймәләре белән җиһазлауга акча бүлеп бирелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«Полицияне ашыгыч чакырту төймәләре куйдыруга мунициалитетларга кирәкле акчалар саналды һәм бүлеп бирелде»,- диде министр.

Аның фикеренчә, интеллектуаль кораллану да әһәмиятле. «Хәзер кеше корал ала, янып китүчән катнашмалы шешәләр дә ата. Мондый вазгыятьтә үзеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны саклап кала белү, үзеңне дөрес тоту мөһим. Моңа игътибар биреләчәк», — диде министр.

Аның әйтүенчә, мәктәп территориясендәге контроль системасы да әһәмиятле. «Балалар территориядә чит-ят кеше күрсә, шундук хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен мәктәп директоры, завуч, укытучылар балаларга мондый очракта нишләргә кирәклеген аңлатырга тиеш», — диде Рафис Борһанов.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram