Чулпан Хаматова татар халкы тарихына багышланган лекция укыган

 

 

 

“Arzamas” радиосында татар халкының тарихы турында биш лекциядән торган гадәти булмаган курслар башланган. Аларны актриса Чулпан Хаматова укыган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУ доценты Азат Ахунов хәбәр итте.

Азат Ахунов сүзләренчә, әлеге курслар тарихчылар Альфред Бустанов, Илья Зайцев, тел белгече Анна Дыбо, филологлар Марсель Ибраһимов һәм Азат Ахунов лекцияләренә нигезләнгән. “Биш лекцияне дә актриса Чулпан Хаматова укый”, — диде ул.

“Бу курсларда татарларның кайдан килеп чыкканын, Алтын Урданың нәрсә икәнлеген һәм үзеннән соң нәрсә калдырганын, рус хөкүмәтенең мөселманнарга мөнәсәбәтләре ничек үзгәргәне, татар мәдәниятенең Көнбатышка борылыш алганы һәм 1917 елгы инкыйлабтан соң аның белән нәрсә булганы хакында белеп була”, — дип сөйләде Азат Ахунов.

Курсларны arzamas.academyсайтыннан һәм шул кушымтаны телефоннарына йөкләгән кешеләр тыңлый ала.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram