Россиядә татар милли проектлары өчен иң зур грант алучылар исемлеге билгеле булды

 

 

 

Быел Татарстан Хөкүмәте Россия төбәкләрендә милли проектларын булдыру максаты белән 27 татар иҗтимагый оешмасына 10 миллион сумнан артык грантлар тараткан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган грант алучылар исемлегеннәнбелергә мөмкин.

Проектлар арасында иң зур грантка Ульяновск өлкәсенең татар иҗтимагый оешмасы оештырган Беренче регионара “Сәгыйров укулары” лаек булган. Проект татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилеена багышлана. «Сәгыйров укулары» өчен 477 мең сум акча белән биргәннәр.

Икенче урында “ЯР” исемле Краснодар крае татар милли-мәдәни автономиясе проекты тора. Автономия Енисей татарлары турында “Земля, ставшая Родиной” исемле фильм төшерүгә 468 мең сум акча алган.

“Мәдәният” Омск өлкәсе татар иҗтимагый оешмасы проектына Татарстан хөкүмәте 212 мең сум бүлеп биргән. Акча Омск татарлары корылтае уздыруга сарыф ителгән

Шулай ук, исемлектә Россия Президенты, өлкә хөкүмәтләре, шәһәр муниципаль берәмлеге грантларын алычулар да бар. Алар арасында 1 миллион сум акча Сахалин өлкәсе хөкүмәте тарафыннан Көньяк Сахалинск шәһәре татар автономиясенә бирелде.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram