Алексей Песошин Татарстан халкын Ватан Геройлары көне белән котлады

 

 

Татарстана Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Һәр елны 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Ватан өчен башларын салган геройларны искә алып кына калмыйбыз, ә батырлыклары белән илгә тугрылыклы булуларын раслаган һәм бүген арабызда яшәүче кешеләрне хөрмәтлибез дә”, — диелгән котлауда.

Татарстанда бер Советлар Союзы Герое, өч Россия Герое, 22 Социалистик Хезмәт Герое, биш Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры һәм бер Россия Хезмәт Герое бар.

«Бүгенге көндә җәмгыять аларның зирәклегенә һәм ныклыгына, данлыклы үткәненә таяна һәм үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт тәрбияли алабыз», — диде Алексей Песошин.

“Хөрмәтле Ватан Геройлары! Без сезнең батырлыклар белән горурланабыз. Сез үз хезмәтегез белән Россиянең данын һәм куәтен арттырдыгыз, зур рәхмәт сезгә”, — дип билгеләп үтә Татарстан Хөкүмәте башлыгы, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләп.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram