Татарстан Республикасында 2 миллион 146 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган

 

 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан алып 1 мең 400 тикшерү уздырган. Хезмәт саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 16 млн 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бу хакта бүген республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте дип яза Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоэлемтә режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов хәбәр итүенчә, 7 декабрьгә республикада 2 млн 146 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Бу планның 89,3 процентын тәшкил итә. Торак кертү буенча план 17 муниципаль берәмлектә башкарылган.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Презденты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнары 348,2 мең кв.метр мәйданлы, 6 мең 19 фатирдан торган 192 йорт буенча хисап тоткан. Инвестицион программа буенча төзелеп килүче 50 объектның 37се югары әзерлек дәрәҗәсендә, ә 13 объект уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

Агымдагы ел планы буенча арендага бирелүче торак программасы кысаларында 512 фатирлы 149 йортны кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә республиканың муниципаль берәмлекләрендә 117 йорт эксплуатациягә тапшырылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 5 ветеран өчен 3 йорт төзү дәвам итә. Барлык объектлар да әзерлекнең югары дәрәҗәсендә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram