Киләсе елга мультифункциональ үзәктә яңа төрле белешмә алып булачак

 

 

2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, “Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тәкъдим итү мультифункциональ үзәге” дәүләт бюджет оешмасында яңа төрдәге хезмәт гамәлгә кертелә. Үзәктә пенсия алды яшенә җитү турындагы белешмәне алу мөмкинлеге була.  Бу хакта оешманың директоры Ленара Мозафарова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “Мультифункциональ үзәкнең яңа хезмәтләре” исемле матбугат чарасында әйтте.

Ленара Мозафарова сүзләре буенча, бу белешмә коммуналь хезмәтләрне һәм салымнарны түләгәндә, социаль льготаларны алыр өчен кирәк.

Белешмәне Үзәкнең теләсә кайсы 154 филиалында алырга була. Килеп алырга мөмкинчелеге булмаган кешеләр бу белешмәне Үзәкнең өйгә китерү хезмәте аша алу мөмкинлеге бар.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram